Воскресенье
28.04.2024
23:28
Форма входа

Категории раздела
Стихи [2]
Рассказы [2]
Юмор [0]
Разное [1]
Сочинения [1]
Поиск
Календарь
«  Март 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика
    Джалильская СОШ №2
    Главная » 2009 » Март » 26 » Семья Газизовой Алсу
    Семья Газизовой Алсу
    11:38

    Безнең гаилә - татар гаиләсе!

    Без гаиләдә дүртәү: әти, әни, мин үзем һәм энем. Безнең гаилә турында куанып та, горурланып та, сөенеп тә сөйләрлек. Горурланырлыгыбыз да бар: әти-әнием бик тәртипле кешеләр, энем белән миңа чын мәгънәсендә тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп, олыларга хөрмәтле, ата-анага игелекле булырга өйрәтеп үстерәләр. Минемчә, чын татар гаиләсе менә шундый була да инде ул. Әти-әнием бу тәртипне үз гаиләләрендә өйрәнеп үскән, алар әле дә өлкән яшьтәге әби-бабайларыбызны хөрмәтләп, хәлләрен белеп, якын итеп торалар. Көн дә бара алмасак та, авылда яшәүче әби-бабайларга бәйрәм саен күчтәнәчләр төяп кайтабыз, кадерле кешеләрне куандыруы үзе бер бәхет бит ул. Бабамнарның безне сөенеп каршы алуы, киткәндә хәерле юл теләп озатып калуы безнең йөрәкләргә дә зур куаныч бирә.

    Әтием искиткеч матур табигатьле татар авылында туып-үскән. Ул туган авылын яратып, туган телен дә бөтен нечкәлекләре белән белеп, шигырьләр яза. Авылның салкын сулы челтерәр чишмәләре, җиләкле урманнары, балачак хатирәләренә бай ташлы таулары аны гел үзенә тартып тора. Бу күренешләр аның күңеленә мәңгегә кереп урнашып калганнар, сагындырып исенә төшәләр, җанлы булып күз алдына киләләр. Шуңадырмы, ул матурлыкны чын йөрәге белән күрә, сизә белә, үзенең шигырьләрендә дә туган авылының гүзәллеге, сөйләп бетергесез матурлыгы турында яза:

    Каеннарым менә яфрак яра,
    Горур тора таза имәннәр.
    Шушы матурлыкны күрер өчен
    Җир йөзенә без бит килгәннәр.
    Яз сулышын өрә туган якка,
    "Песи" атты инде талларым.
    Умырзая тапкан бал кортлары
    Җыя аның татлы балларын.
    Акрыная елгаларда хәзер
    Ярсып аккан көчле ташулар.
    Урманнарым белән еракларга

    Сузылып ята тигез басулар.

    Бу юлларны укыгач, аңлагансыздыр инде: минем әти – чын шагыйрь. Дөрес, аның махсус белеме дә юк, ул шигырь язу теориясен дә өйрәнмәгән. Тик әтием үз туган телен ярата, табигатьне, яхшы күңелле кешеләрне ярата, чын күңеленнән хөрмәт итә. Ул шофёр булып эшли, үзенең эшен яратып башкара, ә шигырь язуы күптәннән килә. Әти язган шигырьләрне укый, аңлый һәм бәяли алуыбыз, горурланып аларны сөйли алуыбыз үзе үк бик зур бәхет бит! “Нигә шигырь язасың?”- дигән сорауга ул, елмаеп, болай ди:

    Менә шушы матурлыкны күреп,
    Ничек инде шигырь язмыйсың?
    Тауларыма менеп, күз сирпегәч,
    Ничек инде таңга калмыйсың?
    Урман яны, тауның итәгендә
    Урнашкан бит авылым-Әлкәем.
    Әнә генә безнең йорт күренә,
    Анда тора әткәй, әнкәем.

    Азнакай районына керә торган Әлкәй авылы турында яза әтием. Бу авылда әтинең өлкән яшьтәге әти-әнисе – безнең яраткан әби-бабабыз яши. Әй, рәхәт тә соң анда! Җәйләрне без шунда уздырабыз, рәхәтләнеп туган телебездә сөйләшәбез, яшьтәшләребез белән аралашабыз. Авылыбызның салкын чишмә суларын эчеп, урман һавасы сулап, кыш буена җитәрлек көч җыеп кайтабыз. Әби-бабамны авылда бик хөрмәт итәләр. Алар яшәгән йорт ел саен диярлек авылда “Үрнәк йорт” дигән мактаулы исем ала. Тату гаилә корулары, башкалар үрнәк алырлык итеп яши белүләре өчен әби-бабам исеме “Татарстанның үрнәк гаиләсе” дигән мактаулы китапка да кертелгән. Мин дә аларны бик яратам, бик-бик озак яшәүләрен телим. Әби-бабам миңа туган телебезне яратырга, хөрмәт итәргә өйрәтә.

    Шундый күркәм гаиләдә, чын татар гаиләсендә туып-үскән минем әтием. Әни белән икесе бик килешеп яшиләр алар. Әнием сатучы булып эшли. Без узган ел Җәлилдә бистә күләмендә уздырылган “Әти, әни һәм мин – тату гаилә” конкурсында катнашып, беренче урын яуладык.

    Гаилә елы быел – безнең ел ул,
    Үтсен бары бәхет – шатлыкта.
    Еллар тыныч, һәрчак имин булсын,
    Шуны телим илгә, халыкка, - дип язды бу уңайдан әтием.

    Без буш вакытыбызны гел бергә уздырырга тырышабыз. Бер- береңнән аерым яшәүнең ямен дә, кызыгын да тапмыйбыз. Бераз күрешмичә торсак та, өебезне, бер-беребезне сагынып, юксынышып бетәбез. Бу турыда әти үзенең шигырьләре белән бик дөрес итеп әйтеп бирә:

    Без бәхетле һәрчак бергә-бергә,
    Сәяхәттә, эштә - һәрчакта.
    Бергә булу-гаилә ныклыгы ул,
    Язам әле менә шул хакта.
    Табигатьне бик тә яратабыз,
    Ял итәбез, җае чыкканда.
    Балык тотып, бергә су керәбез,
    Бик күңелле җиләк җыйганда.

    Әтием белән кайчак гел шигырь телендә сөйләшәбез без. Мин биргән сорауга күңеленә килгән шигьри юллар белән җавап биргәнен ул кайвакыт сизми дә кала кебек. “Синең өчен бәхет нәрсә ул?” –дигән соравыма әти мондый юллар белән җавап бирә:

    Мин бәхетле, әйе, бу дөньяда,
    Балаларым янда булганда.
    Сөйгән ярым белән матур итеп
    Бу тормышны җирдә корганда.
    Олы бәхет-гаиләм тату булса,
    Тыныч тормыш булса бу җирдә.
    Без яшәрбез әле аяк терәп,
    Байлык, шөһрәт безгә ул нигә?

    Мин үземнең гаиләмне бик яратам. Миңа тормыш бүләк иткәннәре өчен дә, мине аңлый алганнары өчен дә, минем шатлыгыма үземнән дә ныграк куана белүләре өчен дә, һәм тагын башка бик күп нәрсәләр өчен дә яратам. Җир йөзендә шундый кадерле кешеләрең булу, авыр чакта аларга барып сыена аласыңа ышану- иң зур бәхет түгелмени?

    Билгеле инде, без үз гаиләбез турында “Без – чын татар гаиләсе” дип кычкырып йөрмибез. Минемчә, болай эшләү дөрес түгел. Кешеләр үз туган җирләренең кадерен белеп, ата – бабалардан калган гореф – гадәтләрне саклап, йолаларны җиренә җиткереп үтәп яшиләр икән, балаларын һәм оныкларын туган телебезне хөрмәтләргә өйрәтәләр икән – бу инде бик зур эш.

    Җәлил икенче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 10а классы укучысы Газизова Алсу, 2008 ел

    Категория: Рассказы | Просмотров: 1525 | Добавил: Jalil2school | Рейтинг: 0.0/0 |
    Всего комментариев: 0
    Имя *:
    Email *:
    Код *: