Понедельник
13.05.2024
23:52
Форма входа

Категории раздела
Стихи [2]
Рассказы [2]
Юмор [0]
Разное [1]
Сочинения [1]
Поиск
Календарь
«  Март 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика
    Джалильская СОШ №2
    Главная » 2009 » Март » 28

    Бәхет

    Мин бәхетле! Нигә дисәгез,
    Туган телемдә бит сөйләшәм.
    Һәр яңа көн әти - әниемә
    "Хәерле иртә!" – диеп эндәшәм.
    Мин бәхетле! Кулга каләм алып
    Күңелемне ача алганга;
    Хисләремне бер калыпка салып,
    Үз телемдә яза алганга.
    Миңа гомер бүләк иткән өчен
    Әти - әниемә рәхмәтле.
    Алар белән сөйгән үз телемдә
    Сөйләшкәнгә мин бик бәхетле!
    10в классы укучысы Гарипова Лилия шигыре, 2008 ел.
    Категория: Стихи | Просмотров: 675 | Добавил: Jalil2school | Дата: 28.03.2009 | Комментарии (0)

    Чишмә

    Челтер – челтер итеп ага
    Җәлилнең чишмәләре.
    Тирә - ягы шундый чиста,
    Сулары бигрәк тәмле.
    Йөгергәләп ага чишмә,
    Көмеш суларын түгә.
    Яр буенда агачларда
    Кошлар моңнарын тезә.
    Җәлил халкын суы белән
    Сөендерә чишмәбез.
    Тәмле суы тәнгә сихәт,
    Мактый – мактый эчәбез.
    11 а классы укучысы Гарипова Юлия шигыре, 2008 ел.
    Категория: Стихи | Просмотров: 671 | Добавил: Jalil2school | Дата: 28.03.2009 | Комментарии (0)

    Минем песием – Жасмин

    Апаем урамнан песи баласы табып кайтты. Әти - әни дә, мин үзем дә бу хәлгә бик шатландык. Песине өйдә калдырырга булдык. Башта аны әйбәтләп юындырдык, тамагын туйдырдык. Аннан бергәләшеп исем эзли башладык. Әти дә, әни дә Мурка булсын диләр, ә без, апаем белән икәү, Жасмин кушарга теләдек, чөнки аның йөзе без яраткан мультфильмдагы Жасминга бик охшаган иде. Күзләре дә шул Жасминныкы кебек зу-у-р, кап-кара, шундый матур инде менә!

    Жасмин бик иркә. Гел мырылдап кына тора. Хәзер зур үсте инде, төнлә дә үзе генә йоклый. Тик бик иртә уяна – иртәнге 5 тән үк торып утыра. Үзе генә уянса бер хәл иде, әле ул чәчебезне тартып, безне дә уята. Ә без аны барыбер бик яратабыз. Ул үзе дә бе ... Читать дальше »

    Категория: Рассказы | Просмотров: 1277 | Добавил: Jalil2school | Дата: 28.03.2009 | Комментарии (3)