Воскресенье
28.04.2024
22:26
Форма входа

Категории раздела
Стихи [2]
Рассказы [2]
Юмор [0]
Разное [1]
Сочинения [1]
Поиск
Календарь
«  Март 2009  »
ПнВтСрЧтПтСбВс
      1
2345678
9101112131415
16171819202122
23242526272829
3031
Архив записей
Друзья сайта
  • Официальный блог
  • Сообщество uCoz
  • FAQ по системе
  • Инструкции для uCoz
  • Статистика
    Джалильская СОШ №2
    Главная » 2009 » Март » 28 » Мой котенок - Жасмин
    Мой котенок - Жасмин
    12:20

    Минем песием – Жасмин

    Апаем урамнан песи баласы табып кайтты. Әти - әни дә, мин үзем дә бу хәлгә бик шатландык. Песине өйдә калдырырга булдык. Башта аны әйбәтләп юындырдык, тамагын туйдырдык. Аннан бергәләшеп исем эзли башладык. Әти дә, әни дә Мурка булсын диләр, ә без, апаем белән икәү, Жасмин кушарга теләдек, чөнки аның йөзе без яраткан мультфильмдагы Жасминга бик охшаган иде. Күзләре дә шул Жасминныкы кебек зу-у-р, кап-кара, шундый матур инде менә!

    Жасмин бик иркә. Гел мырылдап кына тора. Хәзер зур үсте инде, төнлә дә үзе генә йоклый. Тик бик иртә уяна – иртәнге 5 тән үк торып утыра. Үзе генә уянса бер хәл иде, әле ул чәчебезне тартып, безне дә уята. Ә без аны барыбер бик яратабыз. Ул үзе дә безне ярата – мәктәптән кайтуыбызны түземсезләнеп көтә. Бераз аның белән уйнагач, мин рәсем мәктәбенә китәм. Аннан кайткач, Жасминны урамга һава суларга алып чыгам. Кичен ул безнең белән телевизор карый.

    Песиебез туп уйнарга да бик ярата. Песиләрнең футбол командасы булса, безнең Жасмин иң оста уенчы булыр иде анда.

    Жасминның тагын бер бик кызык гадәте бар – ул минем китапларым өстендә йокларга ярата. Йомшакка ятып йоклыйсы урында, мин дәрес карарга утырышка, җәеп куйган дәфтәрләрем өстенә менә дә ята.

    Каникулда без Жасминны үзебез белән авылга, әби-бабай янына алып кайтабыз. Авыл һавасы, сөте-каймагы песигә дә бик кирәк бит!

    Җәлил икенче урта гомумбелем бирү мәктәбенең 5а классы укучысы Әхмәтҗанова Миләүшә, 17.03.2009

    Категория: Рассказы | Просмотров: 1275 | Добавил: Jalil2school | Рейтинг: 4.0/5 |
    Всего комментариев: 3
    3 bulat  
    0
    ЙОУ ЙОУ НИГА ВАТЦАП

    2 bulat  
    0
    прллжэлор

    1 алсу  
    0
    спасибо*)

    Имя *:
    Email *:
    Код *: