Без гаиләдә дүртәү: әти, әни, мин үзем һәм энем. Безнең гаилә турында куанып та, горурланып та, сөенеп тә сөйләрлек. Горурланырлыгыбыз да бар: әти-әнием бик тәртипле кешеләр, энем белән миңа чын мәгънәсендә тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп, олыларга хөрмәтле, ата-анага игелекле булырга өйрәтеп үстерәләр. Минемчә, чын татар гаиләсе менә шундый була да инде ул. Әти-әнием бу тәртипне үз гаиләләрендә өйрәнеп үскән, алар әле дә өлкән яшьтәге әби-бабайларыбызны хөрмәтләп, хәлләрен белеп, якын итеп торалар. Көн дә бара алмасак та, авылда яшәүче әби-бабайларга бәйрәм саен күчтәнәчләр төяп кайтабыз, кадерле кешеләрне куандыруы үзе бер бәхет бит ул. Бабамнарның безне сөенеп каршы алуы, киткәндә хәерле юл теләп озатып калуы безнең йөрәкләргә дә
...
Читать дальше »