Апаем урамнан песи баласы табып кайтты. Әти - әни дә, мин үзем дә бу хәлгә бик шатландык. Песине өйдә калдырырга булдык. Башта аны әйбәтләп юындырдык, тамагын туйдырдык. Аннан бергәләшеп исем эзли башладык. Әти дә, әни дә Мурка булсын диләр, ә без, апаем белән икәү, Жасмин кушарга теләдек, чөнки аның йөзе без яраткан мультфильмдагы Жасминга бик охшаган иде. Күзләре дә шул Жасминныкы кебек зу-у-р, кап-кара, шундый матур инде менә!
Жасмин бик иркә. Гел мырылдап кына тора. Хәзер зур үсте инде, төнлә дә үзе генә йоклый. Тик бик иртә уяна – иртәнге 5 тән үк торып утыра. Үзе генә уянса бер хәл иде, әле ул чәчебезне тартып, безне дә уята. Ә без аны барыбер бик яратабыз. Ул үзе дә бе
...
Читать дальше »